Лилия Хайруллина - Чит ил дидем
- Длительность: ~ 02:45
- Битрейт: 320 kbps
- Размер: ~ 7 MB
- Добавлена: 07.07.2025
- Прослушиваний: 85
Текст песни
Текст песни
Чит ил дидем, чит ил дидем,
Чит иде теләкләрем —
Инде хәзер чит илләрдә
Өзелә үзәкләрем.
Агыйделгә басма итеп
Кемнәр салган чи киртә.
Чит илләрдә шунысы кыен,
Сагындыра кич-иртә.
Өй артыңдагы миләшне
Кемнәр кискән балан дип.
Чит илләрдә сораучы юк: —
Хәлең ничек, балам? — дип.
Чит илләргә киткән чакта
Өзелде бәгырьләрем,
Олыгая төшкәч белдем
Яшьлекнең кадерләрен.
Чит илләрдә сандугачлар
Барыбер кавышына.
Йокыларымнан уянам
Әнием тавышына.
Самовар кайнап утыра
Сүндермәсәң күмерен.
Чит илләрдә ялгызлыкта
Үтте минем гомерем.
Лилия Хайруллина в соц сетях
Поделиться
Слушайте ещё
Мирас Жугунусов - Sen gana
~ 02:45
Замира Ражапова - Бэхет сере
~ 02:45
Davlyan - Тэуге сою
~ 02:45
Вячеслав Евтых - Адыиф
~ 02:45