Ильсия Бадретдинова - Югалырсын кебек
- Длительность: ~ 02:45
- Битрейт: 320 kbps
- Размер: ~ 7 MB
- Добавлена: 06.08.2025
- Прослушиваний: 378
Текст песни
Текст песни
Өмет белән керәм көзләремә
Табылырсың кебек
Сиздермичә килеп чәчләремә
Кагылырсың кебек
Кагылырсың кебек
Сөю гөлләреннән күпер үрәм
Юл алырсың кебек
Юк! Кирәкми! Куркам… Тапсам — кабат
Югалырсың кебек
Сөю гөлләреннән күпер үрәм
Юл алырсың кебек
Юк! Кирәкми! Куркам… Тапсам — кабат
Югалырсың кебек
Югалырсың кебек
Эзләремә минем элеккечә
Табынырсың кебек
Моңнарыма кушам сагышымны
Сагынырсың кебек
Сагынырсың кебек
Сөю гөлләреннән күпер үрәм
Юл алырсың кебек
Юк! Кирәкми! Куркам… Тапсам — кабат
Югалырсың кебек
Сөю гөлләреннән күпер үрәм
Юл алырсың кебек
Юк! Кирәкми! Куркам… Тапсам — кабат
Югалырсың кебек
Югалырсың кебек
Урманнарга керсәң минем белән
Абынырсың кебек
Һәм тезләнеп дөнья каршысында
Табынырсың кебек
Табынырсың кебек
Сөю гөлләреннән күпер үрәм
Юл алырсың кебек
Юк! Кирәкми! Куркам… Тапсам — кабат
Югалырсың кебек
Сөю гөлләреннән күпер үрәм
Юл алырсың кебек
Юк! Кирәкми! Куркам… Тапсам — кабат
Югалырсың кебек
Югалырсың кебек
Югалырсың кебек
Югалырсың