Вадим Захаров - Сабый чакта
- Длительность: ~ 02:45
- Битрейт: 320 kbps
- Размер: ~ 7 MB
- Добавлена: 06.08.2025
- Прослушиваний: 380
Текст песни
Текст песни
Дөнья зарын онытып бер мизгелгә
Бер елыйсы килә кайчакта
Сабый булып сөеләсе килә
Әнкәй сыенып синең кочакка
Кайтып булмый ләкин үткәннәргә
Кайтарыплар булмый әнкәйне
Сабый чакка бары кайтып киләм
Төштә генә күреп әнкәйне
Киңәшәсем килә кыен чакта
Заманалар ай-хай авыр ла
Хәсрәт төшсә минем башкаема
Түз балакай дисең төшемдә
Кайтып булмый ләкин үткәннәргә
Кайтарыплар булмый әнкәйне
Сабый чакка бары кайтып киләм
Төштә генә күреп әнкәйне
Сабыр бул дип хаман юатасың
Җылытасың җаным туңганда
Бер кайтасы иде сабый чакка
Төшләремдә генә булса да
Кайтып булмый ләкин үткәннәргә
Кайтарыплар булмый әнкәйне
Сабый чакка бары кайтып киләм
Төштә генә күреп әнкәйне
Кайтып булмый ләкин үткәннәргә
Кайтарыплар булмый әнкәйне
Сабый чакка бары кайтып киләм
Төштә генә күреп әнкәйне
Төштә генә күреп әнкәйне