Рустам Асадуллин - Жину коне
- Длительность: ~ 02:45
- Битрейт: 320 kbps
- Размер: ~ 7 MB
- Добавлена: 28.09.2025
- Прослушиваний: 167
Текст песни
Текст песни
Еллар узган саен ерагая
Ерагая Җиңү таңнары
Илем диеп солдат башын салды
Җыры булып кайтты даннары
Җиңү көне килә бар җиһанга
Алмагачлар акка төренә
Яу кырында ятып калган безнең солдат
Җырларымда кабат терелә
Ерагайган саен еллар бездән
Хәтер барлый үзенең улларын
Батырлыгым киләчәккә күчә
Җырым булып күчә уйларым
Җиңү көне килә бар җиһанга
Алмагачлар акка төренә
Яу кырында ятып калган безнең солдат
Җырларымда кабат терелә
Җиңү көне килә бар җиһанга
Алмагачлар акка төренә
Җиңү көне килә бар җиһанга
Җырларымда кабат терелә
Чит җирләрдә ятып калсагыз да
Гөлләр үсә сезнең кабердә
Яу кырыннан кайтмый калган солдат
Гел хәтердә безнең хәтердә
Җиңү көне килә бар җиһанга
Алмагачлар акка төренә
Яу кырында ятып калган безнең солдат
Җырларымда кабат терелә
Җиңү көне килә бар җиһанга
Алмагачлар акка төренә
Яу кырында ятып калган безнең солдат
Җырларымда кабат терелә
Яу кырында ятып калган безнең солдат
Җырларымда кабат терелә